news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районы кешесен ауда иптәшен очраклы рәвештә атып үтергән өчен хөкем итәчәкләр

Сарман районында иптәшен очраклы рәвештә атып үтергән 37 яшьлек аучы суд каршына басачак. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

2023 елның гыйнварында Җәлил бистәсе кешеләре Сарман районы территориясендә кыр кәҗәсен аулаган, шул рәвешле дәүләткә 40 мең сум күләмендә зыян китергән.

Шул көнне аучыларның берсе мылтыктан очраклы рәвештә атып җибәргән һәм иптәшенең башын яралаган. Ул алган яралардан шунда ук һәлак булган.

Әлеге факт буенча законсыз ау һәм саксызлык белән үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган. Җинаять эше судка тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100