news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы башлыгы махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм илтте

Сарман районы башлыгы махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм илтте
Фото: https://t.me/husnullinfaritmunavirovich.

Татарстан Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус операция зонасына хәрби хезмәткәрләргә ярдәмне шәхсән үзе илтте. Бу хакта ул Телеграм-каналында сөйләде.

«Махсус операция зонасындагы якташлар янына бару теләгемне тормышка ашырдым. Бу юлы аларга район әзерләгән гуманитар ярдәмне шәхсән тапшырдым», - диде ул.

Башка посылкалардан тыш, хәрбиләргә җылы камуфляж кием-салым һәм аяк киемнәре илттек, аны Татарстан Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов китерде.

«Хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә зур рәхмәт белдерәм!» – диде район җитәкчесе.

Украинада махсус хәрби операция 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Аны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефон номеры буенча белергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot