news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районы башлыгы Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортына тальян гармун бүләк итте

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Иске Минзәләбаш авыл җирлеге мәдәният йортына тальян гармун бүләк итте.

Республикада гамәлгә ашырылучы Җәлил музыка мәктәбе укытучысы Рәмзия Йөзлебаева тәкъдим иткән концепциягә нигезләнгән «100 гармун» проекты кысаларында яшь буынны татар музыка коралында уйнарга өйрәтү әлеге җирлектә аеруча яхшы оештырылган. Бу турыда «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Биредә өлкәннәр белән беррәттән, мәктәп укучылары да гармунда бик теләп уйнарга өйрәнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100