news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы Балтамак авылында яшәүче гаилә алтын туйларын билгеләп үтте

Сарман районы Балтамак авылында яшәүче гаилә алтын туйларын билгеләп үтте
Фото: https://sarman-rt.ru

Сарман районы Балтамак авылында яшәүче Наилә hәм Рафис Фатыйховлар алтын туйларын бәйрәм иттеләр. БУ хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Юбиляр гаиләне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты hәм истәлек бүләкләре тапшырды. Рангазар авыл җирлеге башлыгы Румил Кыямов, район ветераннар Советы рәисе Асылъяр Харисов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина да тигез тормыш, ныклы гаилә бәхете теләде.

Төп нигезгә җыелган балалар, оныклар, туганнар да кадерле кешеләрен тәбрикләп, күңел җылысы, хөрмәт бүләк иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot