Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман районы Азалак авылында балаларны кашыкта уйнарга өйрәттеләр
Сарман районы Азалак авылында «Ура, авылга!» проекты кысаларында «Күңелле кашыкчылар» дип исемләнгән мастер-класс узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәдәният хезмәткәрләре балаларга бизәкле кашыкның күп гасырлар һәм хәтта меңьеллыкларны санаучы тарихы турында сөйләделәр.
«Агач кашыкның билгеләнеше бик күп төрле булган: ул ризык ашау өчен, шулай ук төрле уеннар һәм фал ачу өчен һәм музыкаль инструмент буларак та кулланылган. Кашыклар бер-берсенә тиеп китүгә искиткеч саф һәм гармонияле тавыш чыгара торган булган. Мондый үзенчәлекне дөньядагы барлык музыкантлар да шунда ук бәяләгәннәр, һәм хәзер агач кашыкларда уйнау буенча тулы бер мәктәп яши», диелә хәбәрдә.
Аннан соң волонтер Фирдания Гәрәйханова кашыкта уйнау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар уйнау серләрен һәм алымнарын үзләштерделәр, ике кул белән дә ритмны тоярга өйрәнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз