Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарман матбугат үзәгендә “Кабак көне” үткәрелде
Анда кабак үстерү, аннан төрле ризыклар һәм эшләнмәләр ясау белән мавыгучы сарманлылар катнашты.
(Сарман, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Бүген Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә “Кабак көне” үткәрелде, дип яза җирле басма.
Анда кабак үстерү, аннан төрле ризыклар һәм эшләнмәләр ясау белән мавыгучы сарманлылар катнашты. Алар кабактан үзләре әзерләгән ризыклар һәм эшләнмәләр белән таныштырдылар. Соңыннан балалар һәм укучылар арасында уздырылган рәсем конкурсына йомгак ясалды, иң матур рәсем ясаучы һәм иң актив балалар бүләкләнде, барлык катнашучыларга кызыксындыру призлары тапшырылды.
"Бергәләшеп табышмакларга җаваплар эзләдек, “Кабак” әкиятен, хикәясен сөйләдек, түгәрәккә басып, биюләр биедек. “Иң зур кабак”, “Иң кечкенә кабак”, “Иң оригиналь композиция”, “Иң матур кул эше” номинациясе җиңүчеләре билгеләнде. Бәйрәм бик күңелле үтте", дип белдерә бәйрәмдә катнашучылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз