Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман мәктәпләре уку елына әзер
Шулай да махсус комиссия үз тарафыннан ачыкланган кайбер кимчелекләрне төзәтергә кушты
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Сарман муниципаль районы Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова катнашында, Җәлил бистәсе мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында булды. Әлеге учреждениеләрнең яңа уку елына әзерлеген бәяләде, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы хәбәрчеләре.
Комиссия иң элек бистәнең Рафис Хәбибуллин директорлык иткән икенче мәктәбендә булды. Анда барлыгы 800гә якын бала укый. Быелгы уку елына мәктәп зур үзгәрешләр белән керә. Әлеге мәктәп, район конкурсында җиңеп, электрон мәктәп булу хокукын яулап алган. Бүгенге көндә аңа 120 комплект компьютерлар, проекторлар, интерактив такталар, һәр башлангыч класс укучысы өчен флэж-карталы браслетлар кайтарылган. Балаларны укыту компьютерлар ярдәмендә башкарылачак, өй эшен алар браслетларда алып кайтачак. Моның өчен укытучылар да Казанда махсус укып кайткан һәм тагын да укыячак.
Шунысын да әйтергә кирәк: узган ел гомуми белем бирү учреждениеләре өчен яңа санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар кабул ителгән иде. Әлеге мәктәптә әлеге кагыйдәләр һәм нормативларда куелган таләпләрне үтәү буенча да эш алып барыла. Йорт хуҗалыгы, кулинария бүлмәләрендә савыт-саба юу өчен ике урынлы юынгычлар, һәр башлангыч класс, физика, химия, биология бүлмәләрендә дә раковиналар урнаштырыла. Һәр кабинетта такталар янына софитлар, ягъни прожекторлар куелган. Туалет бүлмәләрен дә яңа СанПиН таләпләре шартларына туры китерү буенча эш алып барыла. Тиешле җиһазлар куела, кабиналарга бүленә һәм башкалар. Тикшерү вакытына эш инде ахырына якынлашып килә иде. “Шушы көннәрдә бөтен әзерлек эшләре төгәлләнәчәк”, – диде Рафис Галимҗанович.
“Аленушка” балалар бакчасы да җәй көне әйбәтләп төзекләндерелгән. Бу бакчада элекке елларда капиталь төзекләндерү үткәрелгән булган. Ә быел ул заманча үзгәрешләр кичергән – бик матур кышкы бакча ясалган, башка хәзерлек эшләре башкарылган. “Район башлыгына, бистә җитәкчелегенә, нефтьчеләргә рәхмәт”, – диде бу уңайдан бакча мөдире.
Бистәдә гимназия эшләп килә. Анда агымдагы ремонт үткәрелгән: бүлмәләр, коридорлар, ашханә төзекләндерелгән. Үз көчләре белән подвал һәм туалет бүлмәләрендә кайнар су торбаларын алыштырганнар, һәр кабинетта раковина бар. Җиләк-җимеш сатып, хуҗалык эшләре, остаханә, кулинария бүлмәләре өчен инструментлар алганнар, спонсор табып, 200 мең сумлык музыка җиһазлары булдырганнар. Комиссия гимназия җитәкчелегенә савыт-сабаларны алыштырырга тәкъдим итте, гимназия яны участогы буенча кайбер фикерләрен җиткерде.
Беренче мәктәптә дә яңа уку елына хәзерлек буенча шактый эшләнгән. Мәктәптә, кабинетлар, коридорларда агымдагы ремонт үткәрелгән, “Җәлилнефть” идарәсе ярдәме белән гардероб ясалган, өченче информатика кабинеты булдырылган, методик кабинет ачылган, теплица ремонтланган. Соңгысыннан үсентеләр сатудан 14 мең сум акча кергән. Тикшерү вакытында комиссия үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерде. Әйтик, стеналар тигез буялмаган, кече спортзалда матрацларга чехол кидертәсе бар.
“Кызыл калфак” балалар бакчасы балаларны кабул итәргә әзер. Узган елларда биредә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Ә быел шкафлар, урындык, өстәлләрне яңартканнар, үз көчләре белән агымдагы ремонт ясаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз