news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман мәктәп яны лагерьларында "Юл иминлеге кагыйдәләре иленә сәяхәт" чарасы узды

Конкурсантлар барлыгы 6 төрле сынау үттеләр.

(Сарман, 11 июнь, "Татар-информ", "Сарман"). Бүгенге көндә Сарман районы мәктәпләрендә мәктәп яны лагерьлары эшли. 8 июнь көнне Сарман гимназиясендә "Юл эрудиты" дигән тематик викторина булды, дип яза җирле басма.

Чарада барлыгы 24 бала катнашты. Алар 4 командага бүленеп "Зебра", "Светофорики", "Шустрики", "Зеленая волна" исемнәре астында көч сынаштылар. Конкурсантлар барлыгы 6 төрле сынау үттеләр. Юл иминлеге буенча сораулар, пазллар җыю, юл билгеләре ясау, автомульти конкурслары бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Ә иң кызыклысы командалар өй эше итеп юл иминлеге темасына иҗади чыгыш әзерләргә тиеш иде. Командалар төрле җырлар, биюләр әзерләгән иде. "Зебра" командасы аеруча тырышып темага туры килүче җыр белән барысын да шаккаттырдылар. Залда утыручы барлык җанатарлар аларга кушылып җырлап утырдылар. Беренчелекне дә жюри әгъзалары "Зебра" командасына бирделәр. Викторина катнашкан барлык балалар, һәм аеруча актив җанатарлар да истәлек бүләкләре алдылар.

Илексаз мәктәбе мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре кино һәм мультфильмнар күрсәттеләр. "Авылда җәй" дигән кинофильм балаларга юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча бик яхшы материал булды. Моннан тыш "Дозорные дорог" сериясеннән булган мультфильмнар пассажирларга үзләрен ничек тоту, юлны аркылы ничек дөрес итеп чыгарга, киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыру турында кызыклы формада мәгълүмат бирделәр. Балалар белән болар турында әңгәмә үткәрелде, алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм юлларда үзләрен тәртипле тотарга сүз бирделәр, дип хәбәр итә "Юл иминлеге" дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе җитәкчесе А.Р.Ситдикова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100