Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарман мәктәбе директоры җиһазлар сатып алу өчен халыктан ярдәм сорый
Ринат Дәүләтовның парталар, такталар алуга ярдәм сораган мөрәҗәгате социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тарала.
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Сарман районы Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов, җиһазлар өчен ярдәм сорап, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда халыкка мөрәҗәгать итте.
“Сарман районының Ләшәү Тамак татар мәктәбенә ярдәм кирәк! Язу өстәлләре, урындыклар, шкафлар, язу тактасы кирәк”, - диелә мөрәҗәгатьтә.
Сарман районы Ләшәү Тамак мәктәбендә 1-9 сыйныфка кадәр 40 бала укый. Директор “Татар-информ” хәбәрчесенә ни өчен бу адымга баруы хакында аңлатты. Аның әйтүенчә, җиһазлар 1978 елда алынган.
“Безгә былтыр капиталь ремонт булды, гел дәүләттән сорап булмый бит инде. Хәзер бинада 40 еллык җиһазлар калды. Мөмкинлек булмаганга мөрәҗагать ителгән әйбер бу. Стеналар эчтән, тыштан яңартылган, яңа тәрәзәләр куелган, хәзер җиһазлар кирәк”, - диде Ринат Дәүләтов.
“Халыкка мөрәҗәгатьнең уңай нәтиҗәсе булыр дип уйлыйсызмы”, дигән сорауга мәктәп директоры: “Булмасмы дибез, булса инде әйбәт, булмаса да начар түгел”, – дип җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз