news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман кызлары шагыйрь Рафаил Газизов иҗатына багышланган төбәкара конкурста сынатмадылар

Сарайлы мәктәбеннән Газизова Лилия драма жанрында 1 нче урынны алды.

(Сарман, 16 апрель, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман кызлары Мамадышта яшәп иҗат итүче прозаик һәм шагыйрь Рафаил Газизов иҗатына багышланган төбәкара конкурста катнаштылар. Алар Мамадыш шәһәреннән мактау грамоталары һәм бүләкләр белән кайттылар, дип яза җирле басма.

Сарман гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы Хусаинова Азалия (җитәкчесе Гыйлфанова Илмира Альбертовна) поэзия жанрында үз яшьтәшләре арасында 3 урын, Сарайлы мәктәбеннән Газизова Лилия (җитәкчесе Газизова Марсилия Марсель кызы) драма жанрында 1 нче урынны алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot