news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман кукуруз уңышы буенча да алда бара

Районда кукуруз 5600 гектарда игелгән иде.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Районда кукурузны бөртеккә суктыру дәвам итә. Ул 5600 гектарда игелгән иде, дип яза "Сарман" газетасы.
Уңыш 4800 гектарыннан, ягьни барлык мәйданнарның 85 процентыннан суктырып алынды. Һәр гектардан уртача 50 центнер уңыш чыга. Бу - республикада икенче күрсәткеч. Республиканың уратча күрсәткече - 40,2 центнер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100