news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман комбайнчылары арасындагы ярышның дүртенче җидекөнлеге җиңүчеләре бүләкләнде

Игеннәрне теземнәргә салучы механизаторлар арасында бу юлы беренчелекне "Сарман"нан Айрат Шәймөхәммәтов алды.

(Сарман, 27 август, "Татар-информ", "Сарман"). Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов комбайнчылар арасындагы ярышның дүртенче җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр, дип яза җирле басма.

Суктыруда эшләүчеләр арасында премияләргә "Сарман" агрофирмасыннан Хатип Хафизов, Ирек Нурисламов, Данияр Кәлимуллин, Рафис Нурмөхәммәтов, "Җәлил" агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин һәм Рәис Фазлые лаек булдылар. Игеннәрне теземнәргә салучы механизаторлар арасында бу юлы беренчелекне "Сарман"нан Айрат Шәймөхәммәтов алды. Икенче-өченче урыннарда - "Җәлил" агрофирмасы механизаторлары Наил Кыямов һәм Рафаэль Фәррахетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot