news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман китапханәсендә могҗизалы бүлмә эшләячәк

Районның үзәкләштерелгән китапханәсе хәбәр иткәнчә, җыр-бию, уеннар һәм бүләкләр булачак.

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Сарман районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бүген Үзәкләштерелгән китапханәдә балалар һәм әти-әниләр өчен кызыклы чара оештырыла.

"Яңа ел бәйрәмнәре артта калды, инде гыйнвар аеның да яртысы үтеп китте. Могҗизалар бетте дип уйлыйсызмы? Юк, алай түгел! Үзәк китапханәдә “Книгостайл” дип аталган могҗизалы бүлмә үз ишекләрен ача", - дип хәбәр ителә сайтта.

Бүген, 22 гыйнвар көнне, 15.00 сәгатьтә теләге булган һәркемне Сарман үзәк китапханәсендә беренче катта көтәләр. 

Үзәкләштерелгән китапханә хәбәр иткәнчә, җыр-бию, уеннар һәм бүләкләр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100