news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман картингчылары Ютазыда дәрәҗәле җиңү яулады

18 гыйнвар көнне Уруссуда картинг буенча Ютазы районы башлыгы кубогына Чемпионат һәм Беренчелек узды. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.

Татарстан һәм Башкортстаннан җыелган 127 спортчы арасында Сарманның «Ялкын» командасы үзенең югары әзерлеген исбатлады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең егетләр һәм кызлар пьедесталның иң югары баскычларына күтәрелде:

* Амир Султанов (Сарман гимназиясе, 8 сыйныф) – «Национальный-Юниор» классында өч заездда да беренче килеп, абсолют Чемпион булды.

* Гүзәл Хәмидуллина (Сарман мәктәбе, 7 сыйныф) – «Хонда 270» төркемендә 2 урын.

* Данил Дәүләтов (Сарман гимназиясе, 4 сыйныф) – «Хонда 200» төркемендә 2 урын.

news_right_1
news_right_2
news_bot