Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарман халкы мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә җиткерү өчен махсус сәхифә булдырылган
Узган көз газетада бастырылган язма кешеләрне брусчатка түшәлгән матур сукмаклы иткән.
(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, район халкының гозерләрен, мөрәҗәгатьләрен җитәкчеләргә җиткерү, туган проблемаларны уртага салып хәл итү максатыннан, "Сарман" газетасы битләрендә “Кара-каршы элемтә”, “Сорау-җавап”, “Җитәкче-гә соравым бар”, “Кыек багана” махсус сәхифәләре булдырылган.
Узган көз газетада бастырылган язма сәнгать мәктәбе каршыннан үзәк урамга чыгучыларны һәм Ленин урамының 27 нче йортында яшәүчеләрне брусчатка түшәлгән матур сукмаклы иткән булган.
"Яңа ел алдыннан район үзәгенең Ленин урамы 57, 59, 63 нче йортларында яшәүчеләрдән ишегалларында караңгы булуы хакында мөрәҗәгать керде. Без хатны Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриевка юлладык. Янә сөенечле хәбәр: халык гозере үтәлгән", дип хәбәр итә район газетасы.
"Газета – халык белән җитәкчелек арасындагы күпер, дип юкка әйтелми. Без районыбызның көннән-көн матурлана, төзекләнә баруына сөенәбез. Җитәкчелек халык сүзенә колак сала, аның мәнфәгатьләрен яклап хезмәт итә икән, нәтиҗәсе – күз алдында. Әмма хезмәттәшлек ике яклы булганда гына, киләчәккә өмет бар. Төзелгәнне, яңартылганны саклау – һәркемнең намус эше. Булганның кадерен белү мөһим", диелгән район сайты язмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз