Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман егетләре өстәл теннисы буенчаярышларда призлы урыннарны алалар
Егетләр икесе дә Казанның Олимпия резервлары училищесында укыйлар.

(Сарман, 7 апрель, "Татар-информ", "Сарман"). 14-18 март көннәрендә Чабаксар шәһәрендә өстәл теннисы буенча 16 яшькә кадәрле спортчылар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге узды, дип яза җирле басма.
Сарман егете Булат Латыйпов анда уңышлы чыгыш ясады. Команда беренчелегендә Татарстан җыелма командасы өчен уйнап, III урынны алды. Парлы уенда Казан уенчысы Эмиль Гыйльметдинов белән уйнап, шулай ук пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Шәхси беренчелектә алтынчы булды һәм Россия беренчелегенең финал ярышларында катнашу хокукын яулады.
26 март-1 апрель көннәрендә Башкортостанның Салават шәһәрендә 19 яшькә кадәр булган уенчылар арасында өстәл теннисы буенча Россия беренчелегенең финал ярышлары уздырылды. 16 яшьлек Сарман егете Динар Йосыпов Татарстан җыелма командасы өчен чыгыш ясап, III призлы урынны алды. Егетләр икесе дә Казанның Олимпия резервлары училищесында укыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз