Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман егете Санкт-Петербургта марафонда катнашты
Шушы көннәрдә Санкт-Петербург шәhәрендә йөгерү буенча 34нче марафон узды. Ул «Ак төннәр» дип аталды. Марафонда Сарманнан Фәнис Фәретдинов та катнашты. Йөгерешкә старт кичке 22.00 сәгатьтә бирелә. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.
- Яңгыр астында 42 километр 195 метр ара уздык. Барлыгы 27 мең кеше катнашты. Кения, Эфиопиядән дә көчле йөгерешчеләр килгәннәр иде. Шулар җиңү яулады. Ир-атлар арасында беренче дүрт урынны Африка спортчылары алды. Ә хатын-кызлар арасында беренчелек Кения вәкилендә булса, аннан соңгы өчесен безнекеләр алдылар. Яңгыр явып торганда йөгерүе, әлбәттә, җиңелләрдән булмады. Өстәвенә җиле дә көчле иде. Мин дистанцияне 3 сәгать 59 минутта уздым. Үз яшем категориясендә 12 урынны яуладым», - дип уртаклашты марафон нәтиҗәләре белән Фәнис.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз