news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман егете ачык республика җыр бәйгесендә Татарстан данын яклаган

Анда барлыгы 100дән артык җырчы катнашкан.

Сарман егете ачык республика җыр бәйгесендә Татарстан данын яклаган
Альбина Сабирова

(Сарман, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман", Альбина Сабирова). Шушы көннәрдә Башкортстанның Языково шәһәрендә композитор Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар арасында “Чәчкәләр уяныр” исемле ачык республика җыр бәйгесе узды. Анда Татарстан данын Сарман, Саба һәм Әлмәт җырчылары яклыйлар, шуларның берсе – Сарманнан Дилүс Гомәрев.

Анда барлыгы 100дән артык җырчы катнашкан. Бәйгегә Россиянең атказанган артисты, профессор Идрис Газиев рәислегендәге мәртәбәле жюри бәя бирә.

Профессиональ артистлар белән беррәттән үзешчән җырчылар да катнаша. Нәтиҗәдә “Үзешчән соло башкаручылар” номинациясендә Сарманнан 1 нче дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булган һәм истәлекле бүләкләр, Кубок белән бүләкләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100