Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарман балалары Зөһрә Шәрифуллина һәм Азат Хәлимов белән очрашты
Сарман балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның халык артисты, җырчы Зөһрә Шәрифуллина һәм аның тормыш иптәше – Татарстанның атказанган артисты, виртуоз баянчы Азат Хәлимов белән очрашу үткәрелде. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.
Алар мәктәп укучыларына мастер-класслар күрсәтте. Азат Хәлимов үзе белән гармуннарын да алып килгән, балаларга ул һәркайсының килеп чыгышы, кайчан һәм кайда эшләнгәнлеге, үзенчәлекләре турында сөйләде, уйнап күрсәтте.
Зөһрә Шәрифуллина тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Билгеле булганча, аны сәнгать мәктәбенә, җырлаганын ишеткәч, күршесендә яшәүче Мәсгудә апа алып килә. Аның классында укый башлаган кыз, Мәсгудә апа Сарманнан киткәч, укуын Сөмәя Фәхрисламова классында дәвам итә, шунда укып бетерә. Аннан соң Зөһрә ханым Түбән Камада музыка училищесын тәмамлый, соңыннан Казанда җыр һәм бию ансамбленә йөри, ансамбльдән аны мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров бригадасына сайлап алалар.
Балаларга очрашу бик ошады. Алар Азат Хәлимов белән Зөһрә Шәрифуллинага күпсанлы сораулар яудырды, үзләре дә аларның сорауларына җаваплар бирде. Балаларны бигрәк тә Илһам Шакировның ниндирәк кеше булуы һәм аның тормыш юлына караган сораулар кызыксындырды. Зөһрә апалары аларга үзенең иң беренче җырлаган җырын – «Чебиләрем»не җырлады, иң актив балаларга китабын бүләк итте.
Очрашу азагында бергәләп «Туган тел» җырын башкардылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз