news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман балалар бакчасына йөрүче нәниләр әниләрен сөлге чигәргә өйрәткән

4 яшьтән алар бу эшне аппликация юлы белән башкарса, 6 яшьтән балалар чүпләмле сөлгегә чигә.

(Сарман, 25 сентябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Сарман район үзәгенең "Лилия" балалар бакчасына йөрүче нарасыйлар кече яшьтән сөлге чигә. Беренче сыйныфка кергәндә алар уку-язу күнекмәләре генә түгел, кул эшенә дә төшенә.

"Чигү дәресләре белем-тәрбия программасына кертелмәгән. Шуңа күрә, ике ел элек без аны түгәрәк итеп оештырырга булдык. Балалар да тиз кызыксынды, әти-әниләр дә канәгать. Алай гына да түгел, кызлар әниләрен, апаларын да чигәргә өйрәтте", – ди "Лилия" балалар бакчасы мөдире Резеда Вәлиева.

Балалар бакчасы 1985 елда ачылган, быел ул капиталь төзекләндерелгән. Сабыйлар белән югары белемле 11 тәрбияче эшли. Бакчада чигү түгәрәгеннән тыш, спорт, музыка мәйданчыклары, хореография, логопедия, инглиз теле һәм мәктәпкәчә әзерлек курслары бар.

"Сөлге чигү – милли компонент. Балалар иң элек сөлге чигү күнекмәсен кәгазьгә ябыштыру юлы белән ала, аннан соң энә тотып чигә. Бер ел эчендә балалар бер тастымал чигеп чыга", – ди бакча мөдире.

Исегезгә төшерәбез, бүген Сарманда "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы  күчмә утырыш уздыра. Республиканың 27 районы һәм Россиянең 7 төбәгеннән килгән делегатлар "Сөлге туе" бәйрәмен тамаша кыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100