Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман авылында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалының яңартылган бинасы ачылды
Сарман авылында капиталь ремонттан соң «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы бинасы – Сарман мәгълүмат-редакция үзәге ачылды, дип хәбәр итә муниципалитетның матбугат хезмәте. Анда шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее урнашкан.
Тантанада Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм башка кунаклар катнашты. Хөснуллин үз чыгышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм республика Хөкүмәтенә бинаны яңартуда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе һәм баш мөхәррир Альбина Сабирова капиталь ремонтта катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм редакциянең яңартылган офислары буйлап экскурсия уздырды.
Чара азагында кунаклар Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее экспозицияләре белән танышты, шулай ук И.Шакиров исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз