Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Сарман” агрофирмасы шикәр чөгендер чәчүгә чыкты
Алар татлы тамыр чәчүне сигез көндә тәмамлауны максат итеп куйган.
(Сарман, 5 май, "Татар-информ", "Сарман"). 4 май көнне “Сарман” агрофирмасы шикәр чөгендерү чәчүгә кереште, дип яза җирле басма.
260 гектарлы Чукмарлы басуы иртәдән алып тракторлар гөрелтесенә күмелде. Чәчү технологиясе төгәл үтәлә. Татлы тамыр игеләчәк җир көздән минераль ашламалар белән тукландырылды, яхшылап эшкәртелде. Яздан һәр гектарга 2 центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертелде. Ашланган мәйданнар тырмалана. Бу эштә Искәндәр Бакиев тырышлык куя. Тырма агрегатыннан соң басуга аталы-уллы Марсель һәм Ленар Хафизовлар җитәкчелегендәге “Лемкен” компакторы үтә. Аның артыннан Рәмдүс Фәретдинов иярләгән чәчү агрегаты китә. Агрофирманың шикәр чөгендерү игү звеносы җитәкчесе Рамил Шакирзянов әйтүенчә, басуда әлегә бер генә агрегат эшли, алга таба чәчүне тәүлек әйләнәсе оештырырга, басуга тәүлек әйләнәсе эшләү куәтенә ия булган -өч, озайтылган көн дәвамында эшләрдәй биш чәчү агрегаты кертергә ниятлиләр.
“Бу - көнгә 400 гектар мәйданда эш башкару мөмкинлеге бирә,”- ди звено җитәкчесе. Максатлары -татлы тамыр чәчүне сигез көндә тәмамлау. Кырдагыларга җылы аш китерелә, агрегатлар ватыла калса, күчмә ремонт станциясе шундук килеп җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз