news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман аграр көллиятендә демонстрацион имтихан башланды

Имтихан Worldskills халыкара һөнәри осталык стандартлары нигезендә үткәрелә.

Сарман аграр көллиятендә демонстрацион имтихан башланды
Зөлфия Шәрипова

(Сарман, 13 март, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Сарман аграр көллиятенең укыту-производство базасында “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча демонстрацион имтихан башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Имтихан Ворлдскиллс (Worldskills) халыкара һөнәри осталык стандартлары нигезендә үткәрелә. Ул 4 модуль буенча уза. Анда Нурлат авыл хуҗалыгы көллиятенең тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерүче III курс студентлары, барлыгы 40 кеше катнаша.

Аларның эшен баш эксперт – Сарман аграр көллияте укытучысы Илшат Гәрәев һәм һәр модульгә беркетелгән аерым эксперт карый. Шулай ук студентлар арасыннан сайлап алынган волонтерлар күзәтә.

Имтихан алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Ул онлайн-режимда үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot