news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда Җиңү көненә багышланган чарада катнашучыларны солдат боткасы белән сыйладылар

Сарман районында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар узды. Ял паркы сәхнәсендә берсеннән-берсе матур һәм сугыш еллары хатирәләрен яңартучы җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Бу турыда «Сарман» газетасы хәбәр итә.

Спорт сөючеләр төрле спорт төрләрендә көчләрен, җитезлекләрен сынады. Шулай ук солдат боткасы белән дә сыйладылар. 

Ретро-машиналар яныннан да халык өзелмәде. Алар белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе дә кызыксынды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100