Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәрия Сабурскаяга социаль авырулар белән көрәшкән өчен Рәхмәт хаты тапшырылды
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская халыкның төп төркемнәре арасында социаль әһәмиятле авыруларны кисәтүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хатына лаек булды. Бүләкләү тантанасы республиканың Иҗтимагый палатасында узды, аңа бүләкне «Яңа гасыр» хәйрия фонды вәкиле тапшырды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Кирилл Гомәров.
Фонд вәкиле Сәрия Сабурскаяга иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек өчен дә рәхмәт белдерде.
Искәртеп үтик, кичә Сәрия Сабурская Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына киредән сайланды. Татарстан Дәүләт Советының 11нче утырышында депутатлар аның кандидатурасы хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз