Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәрия Сабурская Татарстанда чит ил гражданнарының хокукларын яклау турында сөйләде
Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Бөтенроссия омбудсменнар координацион советы утырышында катнашты. Утырыш вакытлыча тоту үзәкләрендә чит ил гражданнарының хокукларын үтәү мәсьәләләренә багышланды. Бу хакта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иректән мәхрүм итү урыннарыннан аермасы булуга карамастан, мондый үзәкләрнең барысына да уртак билге хас – алар җәмгыятьтән мәҗбүри изоляцияләү өчен каралган, дип билгеләп үтте Сабурская үзенең чыгышында. Шуңа күрә андагы кешеләрнең хокукларын яклау вәкаләтле вәкилләрнең эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Сабурская Татарстанның тәҗрибәсе турында сөйләде. 2018 елда республикада 270 кешегә исәпләнгән Россия һәм халыкара стандартларга җавап бирә торган заманча чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәге ачылды. Учреждениедә балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә, яшәү һәм медицина ярдәме алу өчен яхшы шартлар булдырыла.
2024 елда гына да үзәккә суд карары нигезендә 3 358 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган затлар урнаштырылган, ә 2025 ел башына 2 990 кеше чыгарылган.
Ул ассызыклаганча, гражданнарны тоту шартларын даими мониторинглау омбудсмен эшенең аерылгысыз өлеше булып тора. Үзәктә гражданнарны кабул итүләр оештыру проблемаларны вакытында ачыкларга һәм кирәк чакта ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Сәрия Сабурская берничә проблемалы мәсьәләгә – чит ил гражданнарының төгәл билгеләнгән срокларсыз озак вакыт торуына, гражданлыгы булмаган затларның суд карарларын үтәүдәге кыенлыкларына, йогышлы авырулы кешеләрне чыгару регламентлары булмауга һәм учреждениеләрдә кадрлар җитмәүгә аерым игътибар итте. Бу факторлар турыдан-туры кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау белән бәйле һәм системалы рәвештә хәл итүне таләп итә.
Омбудсмен уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә вакытлыча тоту үзәкләрендәге кешеләргә карата гуманлы һәм гадел мөнәсәбәтне тәэмин итә торган нәтиҗәле механизмнар булдыру мөмкин булачак, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз