news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәрия Сабурская РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Сабурская үзе билгеләп үткәнчә, сайлау һәм сайлану хокукы – ил Конституциясенең төп хокукларының берсе.

«Без үз илебезнең һәм гаиләбезнең киләчәге турында уйларга тиеш. Киләчәк без сайлаган кешеләрдән һәм депутатлардан тора», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бүген башланды һәм 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы парламентка катнаш сайлау системасы буенча 450 депутат сайланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot