news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская: Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре үзләрен ялгыз хис итәргә тиеш түгел

Сәрия Сабурская: Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре үзләрен ялгыз хис итәргә тиеш түгел

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренчә, Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасын өлешчә мобилизация темасыннан башлавы мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә булган хөрмәтне күрсәтә.

«Юлламада бүгенге вазгыять белән бәйле сораулар күтәрелде. Президентыбызның юлламасын бу темадан башлавы мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә булган хөрмәтне һәм кайгыртучанлыкны күрсәтә. Гаиләләр дә борчыла, без дә алар белән бергә борчылып торабыз. Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына, иҗтимагый оешмаларга гаиләләргә ярдәм итү бурычын куйды. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре үзләрен ялгыз хис итәргә тиеш түгел. Без бергә булуыбызны күрсәтергә тиеш», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100