Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәрия Сабурская кабат Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде
Сәрия Сабурская янә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил итеп билгеләнде. ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында депутатлар аның кандидатурасын хуплады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Вәкаләтле вәкил институты безнең хокукый дәүләттә аерым роль уйный. Бу чыннан да катлаулы эш, анда аерым шәхес һәм дәүләт, конкрет бер кешенең хокуклары һәм иҗтимагый ихтыяҗлар арасында мәнфәгатьләрнең гадел балансын табарга кирәк. Әлеге бурыч аерым осталык, нәзакәтлелек, сыгылмалылык, хокукый һәм социаль процессларны аңлауны таләп итә, һәм Сәрия Харисовна бу бурычны профессиональ һәм бик сыйфатлы итеп башкаруын раслады», – диде ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Нагуманов.
Ул билгеләп үткәнчә, Сабурская депутатлар, дәүләт һәм җирле хакимият органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары белән конструктив хезмәттәшлек итә. «Бу гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә. Кеше хокукларын яклау өлкәсендә профессиональ эшлекле буларак Сәрия Харисовнаның актив гражданлык позициясе, үзенә карата югары таләпчәнлеге һәм күпьеллык тәҗрибәсе аның кандидатурасының дәрәҗәсен күтәрә», – дип искәртте Нагуманов.
Ул Сабурская башкара торган эшнең федераль дәрәҗәдә югары бәяләнүен, аның кандидатурасы Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән килештерелүен әйтте.
«Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Сәрия Сабурская кандидатурасын хуплавыгызны һәм аны яңа срокка Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләвегезне сорыйм», – дип сүзен төгәлләде Нагуманов.
Сәрия Сабурская Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасын 2010 елның 8 июленнән бирле башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз