news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәрия Сабурская: Бүген участокларның 95 проценттан артыгында уңайлы мохит булдырылган

Сәрия Сабурская: Бүген участокларның 95 проценттан артыгында уңайлы мохит булдырылган
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Сайлау участокларының 95 процентында барлык гражданнар өчен дә уңайлы мохит булдырылган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

«Сайлау участокларын кабул иткәндә, бүген участокларның 95 проценттан артыгында уңайлы мохит булдырылганын күрдек. Алар түбән катларда урнашкан, пандуслар бар. Шулай ук начар ишетүче, ишетмәүче һәм начар күрүче гражданнар өчен дә тавыш бирү мөмкинлекләре каралган. Күптән түгел без Казандагы ветераннар госпиталендә булдык һәм анда госпитальдә дәваланучы гражданнар өчен оештырылган сайлау участогының әзерлеген тикшердек. Алар арасында махсус хәрби операция ветераннары да бар. Аларның тавыш бирә алсын өчен барлык шартлар да уйланылган», – дип белдерде ул.

Барлык участокларда да видеокүзәтү системасы һәм сайлаучыларга ярдәм итүче волонтерлар эшли.

«Бүген барлык сайлау участокларында видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Сайлауның легитимлыгын тәэмин итү өчен участокларда ярдәм күрсәтүче волонтерлар һәм Иҗтимагый палата күзәтүчеләре дә эшли. Быел без беренче тапкыр Вәкаләтле вәкил аппаратында Татарстан Республикасының барлык сайлау участокларын видеокүзәтү мөмкинлеген дә булдырдык. Бу көннәрдә, әйткәнемчә, республиканың барлык районнарында минем җәмәгать ярдәмчеләрем эшли, – диде Сәрия Сабурская.

Ул шулай ук ябык сайлау участокларында тавыш бирүнең ничек узуы мөһим булуын билгеләде. Мондый участоклар, мисал өчен – госпиталь һәм тикшерү изоляторлары.

«Безнең өчен ябык сайлау участокларында тавыш бирүнең ничек узуын да күзәтү мөһим. Аларның берсе – госпиталь. Шулай ук тикшерү изоляторларында да тавыш бирү оештырыла. Анда тавыш бирү бер көн генә барачак. Якшәмбе көнне без бу участокларга барып, быел тавыш бирүнең ничек оештырылуын караячакбыз», – диде Сәрия Сабурская.

news_right_1
news_right_2
news_bot