news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәриф Камалның иң беренче китабы Татар китабы йортында күрсәтеләчәк

9 февральдә Татар китабы йортында Шәриф Камалның 139 еллыгына багышланган «Сада» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә әдәбият классигы, язучы һәм драматург Шәриф Камалның басылып чыккан иң беренче китабы һәм беренче әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татар китабы йорты телеграм-каналы хәбәр итә.

«Акчарлаклар» повесте, «Матур туганда» романы, «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасы кебек чәчмә һәм драма әсәрләре белән тарихка кереп калган язучының иҗаты шигърият һәм публицистика белән башланганы күпләргә мәгълүм түгел.

Шәриф Камалның беренче китабына кергән әсәрләр совет чорында чыккан бер җыентыкта да кабат бастырылмый. Моның төрле сәбәпләре булган. Яңа күргәзмәдә исә, шигырьләр җыентыгы барлыкка килгән чор турында да сөйләнә, әсәрләрнең үзләре белән дә танышып була.

Күргәзмә Шәриф Камалның 139 еллыгына багышланган чаралар циклы кысаларында оештырыла. «Сада» күргәзмәсе 23 мартка кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot