news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәриф Камал турында фәнни-популяр китап чыкты

Язучы Шәриф Камал турында фәнни-популяр китап дөнья күрде. Җыентыкта Шәриф Камалның аз билгеле әсәрләре, аның турында истәлекләр, хатлар һәм көндәлек язмалары, күпсанлы документлар урын алды. Җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителгән материаллар китапның саллы өлешен тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Милли музее хәбәр итте.

Китап «Җыен» фонды тарафыннан «Татнефть» Хәйрия фондының ярдәме белән нәшер ителде. Фәнни мөхәррире — Разил Вәлиев, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot