Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шәриф Камал премиясе иясе Алинә Шиһабетдинова: Баласы тугач, һәркем «әкиятче» була

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар китабы йортында Шәриф Камал исемендәге бишенче әдәби премия ияләрен бүләкләделәр. Әлеге премиягә ия булган Алинә Шиһабетдинова әкиятләр иҗат итүен әйтте.
«Әлеге әдәби премиядә беренче генә катнашуым. Мин хәзерге вакытта декрет ялында, безнең күп вакытыбыз китаплар, татарча әкиятләр укып үтә. Шуңа күрә, быел балалар номинациясе да булганын белгәч, язып карарга булдым. Гомумән, балаң барлыкка килгәч, һәркем «әкиятче» буладыр ул, мин бары шуларны язып, туплап кына җибәрдем. Жюри әгъзаларының әсәрләремне шулай югары бәяләве минем өчен бик куанычлы», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Дания Заһидуллина Алинә Шиһабетдинованың әкиятләрен туплап, китап итеп чыгарырга тәкъдим итте.
«Әле китабым чыкканы юк. Дания Фатыйховнаның аерым әйткән сүзләре үземдә ышанычны арттырды, тагын да иҗат итәргә этәрде. Әлеге премия яшь иҗатчыларны үстерү, туплау, татар теленә һәм әдәбиятына кызыксынуны арттыру өчен бик яхшы чара дип уйлыйм. Оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә!» - диде Алинә Шиһабетдинова.
-
Шәриф Камал исемендәге әдәби премия 2020 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды. Премиягә дәгъва итүчеләр арасындагы бәйгене оештыручылар: Татарстан Милли музее һәм аның филиалы – Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты).
-
Бүгенге көндә бу 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге татар телендә хикәя яки повесть язучы, әсәрне татарчадан чит телләргә тәрҗемә итүче яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен бердәнбер премия. Быел премия республиканың Милли музеена 130 ел тулуга, Шәриф Камалның музей-фатирының 75 еллыгына һәм Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повестена 110 ел тулуга багышлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз