news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал премиясе җиңүчеләре 28 февральдә Татар китабы йортында игълан ителәчәк

Һәр премиянең күләме — 50 мең сум. Быел премиягә 32 язучы һәм 11 тәрҗемәче дәгъва кылган.

Шәриф Камал премиясе җиңүчеләре 28 февральдә Татар китабы йортында игълан ителәчәк
Салават Камалетдинов

28 февральдә 13:00 сәгатьтә Татар китабы йортында Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреатлары игълан ителәчәк. 2022 ел өчен тапшырыла торган премияне дүрт яшь язучы һәм тәрҗемәче алачак.

«2023 елдан Шәриф Камал әдәби премиясе ике номинациядә һәм ике яшь төркемендә дүрт лауреатка тапшырыла. Һәр премиянең күләме — 50 мең сум. Быел премиягә 32 язучы һәм 11 тәрҗемәче дәгъва кылды. Аларның эшләрен шагыйрь, Тукай бүләге иясе Разил Вәлиев җитәкчелегендә конкурс комиссиясе бәяләде. Премия кысаларында Әдәби мәктәп тә оештырылды. Аның эше май аена кадәр дәвам итәчәк», - дип хәбәр итте Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

  • Шәриф Камал әдәби премиясе 2020 елда Мәдәният министрлыгы һәм Милли музей тарафыннан оештырылды. Премия 14 — 30 яшьтәге прозаиклар һәм тәрҗемәчеләрне барлау, аларга үсү өчен юнәлеш бирү, иҗатларына ярдәм итү максатыннан булдырылды.
  • Сүз уңаеннан, беренче тапкыр мондый премияне тапшыру тәкъдимен 1940 елда Муса Җәлил ясый, ул республикада Шәриф Камал исемендәге дәүләт премиясен булдыру турында хөкүмәт белән хатлар алышкан була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100