news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал музеенда туган көн хөрмәтенә бушлай экскурсияләр узачак

Шәриф Камал музеенда туган көн хөрмәтенә бушлай экскурсияләр узачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы – Татар китабы йорты ике тапкыр туган көнен билгеләп үтә: Шәриф Камал музеен ачу турында карар чыгуга 80 ел һәм музейның Татар китабы йорты буларак ачылуына 5 ел.

«2 июльдә музейны ике тапкыр юбилей белән котларга мөмкин. Бүген бушлай экскурсияләр була. 14:00 сәгатьтә - рус һәм татар телләрендә экспозиция буенча күзәтү экскурсиясе, 19:00 – «Татар китабы йорты буенча төнге экскурсия». Көн дәвамында музейга керү бушлай булачак», – дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

  • Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее – Казанда татар язучысына багышланган беренче музей. Ул 1950 елның 29 гыйнварында Шәриф Камалның музей-фатиры буларак ачыла, РСФСР Халык комиссарлары советының ТАССР Дәүләт музееның әдәби филиалын гамәлгә кую турындагы карары 1944 елның июненә туры килә. 2007 елдан музей тематикасы киңәеп, ул Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее дип атала башлый. Ә 2019 елда бинаны реконструкцияләгәннән һәм музей эчтәлеген тулысынча яңартканнан соң, «Татар китабы йорты» дигән рәсми булмаган исем барлыкка килә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100