news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәриф Камал музее ишегалдында «Безнең урам көе» дип аталган җәйге урам концерты була

Татар китабы йорты казанлыларны һәм шәһәр кунакларын 16 июльдә Шәриф Камал музее ишегалдында (Островский урамы, 15) узачак «Безнең урам көе» дип аталган җәйге урам концертына чакыра.

Кичә «Күрше» фестивале кысаларында гамәлгә ашырылучы «Күрше. Мирас» мәдәни-тикшеренү проектының тәүге чарасы булачак.

Урам – ул зур тарихның бер кечкенә генә өлеше. Монда нинди кешеләр яшәгән, аларның хатирәләре нинди? Эзләнүләр борынгы тарихтан башлап бүгенге көннәргә кадәр бара. «Күрше. Мирас» проекты кысаларында узачак чаралар Островский (элеккеге Вознесенская) урамының тарихын өйрәнүгә һәм аның мәдәни хәтерен саклауга багышланган.

Проект Татар китабы йорты ишегалдындагы җылы җырлы кичә белән башланып китәчәк.

Кичәнең программасы:

18:30 — ачык микрофон. Теләге булган һәркем җыр башкара, шигырь укый яки Островский урамы белән бәйле истәлекләре һәм вакыйгалары белән уртаклаша ала;

19:30-21:00 — «Безнең урам көе» концерты. Концертта «Болгар кызлары» триосы, Инсаф Ганибаев, Айгиз Хәйдәршин, Әмирхан Шәрифуллин, Азат Гыймадиев, Булат Шәймиев катнаша. Оештыручылар шәһәр халкын һәм кунакларын җәйге кичне ачык һавада үткәрергә, тере музыка тыңларга, күршеләр белән танышырга, урамга яңача күз салырга һәм шәһәр хәтерен саклауга юнәлгән зур проектның бер өлеше булырга чакыра.

Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot