news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә гаризалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителә

Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә гаризалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителә

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты оештырган Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә дәгъва итүчеләрдән гаризалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителә. Оештыру комитеты карары белән эшләрне кабул итү вакыты озайтылган.

Премиягә 14 — 30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә ала. Ике номинация һәм ике яшь категориясендә барысы дүрт премия тапшырылачак. Һәр премиянең күләме — 50 000 сум.

Проза юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә.

Тәрҗемә юнәлешендә 2022 елда Шәриф Камалның «Ата» хикәясенең инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә.

Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия турында тулырак мәгълүмат биредә.

Гаризалар һәм эшләр kamalpremiyese@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100