Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә
Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә дәгъва кылучылардан гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге язучылар, тәрҗемәчеләр, драматурглар һәм комикс авторлары катнаша ала. Бу хакта Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе хәбәр итте.
2026 елда бәйге дүрт номинациядә үткәрелә:
«Шәриф Камал. Әдәби проза» – татар телендә язылган 20 000 билгегә кадәрге хикәяләр һәм новеллалар, 40 000 билгегә кадәрге повестьлар;«Шәриф Камал. Әдәби тәрҗемә» – Шәриф Камалның «Буранда» хикәясен Идел буе халыклары телләренә (чуваш, удмурт, мари, мордва (эрзя һәм мукшы) телләре) тәрҗемәсе;«Балалар һәм яшүсмерләр өчен драматургия» – мәктәп яшендәге балалар өчен татар телендә язылган пьесалар;«График хикәяләр. Комикслар» – яшүсмерләр өчен татар телендә иҗат ителгән рәсемле хикәяләр. Алар оригиналь сюжетка, татар халык авыз иҗатына яки татар әдәбияты классикларының әсәрләренә нигезләнгән була ала.Һәр номинациядә өчәр лауреат билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә Мактау дипломнары һәм 75 000 сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылачак.
Иҗади эшләр 2026 елның 1 декабренә кадәр kamalpremiyese@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз