news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия ияләре билгеле булды

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия ияләре билгеле булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татар китабы йортында дүртенче тапкыр яшь язучы һәм тәрҗемәчеләргә Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия тапшырдылар. Тантана алдыннан музейда яшь язучы һәм тәрҗемәчеләрнең иҗаты турында фикер алышу һәм эшләргә бәя бирү оештырылды.

Быел барлыгы 23 кеше катнашкан, 26 эш кабул ителгән. Премияне тапшыру тантанасында проза һәм тәрҗемә юнәлешендә лауреатлар игълан ителде. Җиңүчеләрнең һәрберсе – Ильяс Хаҗиев, Җәмил Шәрәфетдинов, Әмир Фәрхуллин 50 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды, шулай ук алар Шәриф Камал фатирында тарихи каләм белән истәлек язуы калдырды.

Җәмил Шәрәфетдинов

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бүген, чыннан да, бәйрәм. Бу бит әдәбиятыбызның киләчәгенә бәйләнгән чара. Әгәр шушы бәйгедә яшьләр катнашалар, матур әсәрләре белән шатландыралар икән, димәк, иртәгә киләчәк язучыларыбыз да бар, дигән сүз. Шәриф Камал премиясе дүрт ел уздырылып килә. Ел саен Ильяс Хаҗиев дигән егетебез кызыксындыру премиясен алды. Быел ул беренче урын алды! Ягъни бу конкурс аерым бер талантларны тәрбияләү мәктәбенә әйләнде», - диде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, профессор Дания Заһидуллина.

Аның әйтүенчә, бер төркем эшләр Шәриф Камалныкы кебек психологизмга корылган, тормышны нечкә күчешләрдә сурәтли торган хикәяләр, икенче төркем эшләр – новаторлык хикәяләре. «Иң кызыгы – яшьләр конкурсында новаторлык, яңалык хәтта өлкәннәр бәйгесенә караганда да көчле. Кабул ителгән эшләр шулкадәр төрле! Аллегория дә, тарихи темага язучылар да, җәнлекләр, табигать күренешләре аша кеше турында сөйләшү, абсурд поэтика да бар. Балалар үзләрен төрле юнәлештә сынап карый», - диде ул.

Дания Заһидуллина әлеге бәйгедә җиде-сигез кешегә премия бирү яклы. «Кызганыч, андый мөмкинлек юк. Бу конкурсның уздырылуы, музей янында аның мәктәп булып оешып килүе – әдәбиятның киләчәгенә яшьләрне җәлеп итә торган бер чара. Мондый көчле яшьләрнең килүе татар әдәбиятына иртәгә киләчәк каләмнәрнең дә көчле булачагы турында сөйли», - диде жюри рәисе.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Көнчыгышны өйрәнү бүлеге деканы Эльмира Хәбибуллина тәрҗемә өлкәсендәге эшләрне тикшергән. «Шәриф Камалның поэтикасын, эчтәлеген, аһәңен аңлап тәрҗемә иткәннәр. Башка телгә тәрҗемә итү – зур сәләт тә таләп итә. Эшләрне горурланып, сокланып укыдык. Бу әсәрләрнең барысы да әдәби тәрҗемә формасында эшләнгән. Елдан-ел сәләтле балалар, кызыклы эшләр килә. Оештыручылар да бөтенләй тәрҗемә ителмәгән текстлар сайлый», - диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илсөяр Иксанова әдәби бәйгедә катнашучыларны котлады. «Барыгызга да алга таба зур уңышлар телим! Татарстанда Язучылар берлегендә дә, мәдәният министрлыгында да бик күп әдәби конкурслар бара. Ләкин һәр бәйгенең аерым үзенчәлеге бар. Әдәбиятны дөньяга таныту өчен, әлбәттә, тәрҗемә кирәк. Бу эшнең кирәклеген, җаваплылыгын аңлап, Язучылар берлеге каршында да әдәби тәрҗемә үзәге оештырдык. Беребезгә дә сер түгел: бүген тәрҗемәчеләргә кытлык бик зур. Тормыш биографиягез, географиягез киң булсын», - диде ул.

«Әлеге бәйгенең үсеш кичерүенә бик шатбыз. Премиядә яңа исемнәр барлыкка килә. Ул премия генә түгел, чын лаборатория булып бара. Яңа исемнәр алга таба да ачылса иде, бу конкурс белән генә чикләнмичә, иҗатыгыз әдәби журналларда, Татарстан китап нәшриятында китапларында да урын алса иде. Сез безнең өметебез. Сез язганда, димәк, татар әдәбиятының киләчәге бар», - диде ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов.

Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин әйтүенчә, җиңүчеләрнең әсәрләре «Идел» журналының июль санында басылып чыгачак. «Тәрҗемә юнәлешендә соңгы дүрт ел эчендә килгән иң яхшы, матур әсәрләрне бер җыентык итеп бастыру идеясе актуаль. Әлеге музей-йортны, Шәриф Камал исемен саклау – күп кешенең уртак хезмәте. Сез – язучылар, тәрҗемәчеләр, каләм белән эш итүчеләр. Димәк, бу йорт сезнеке. Бу йортка ел дәвамында һәрвакыт килегез. Барчагызга да рәхмәт!» – диде ул.

Ильяс Хаҗиев (уртада)

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Проза юнәлешендә җиңүче Ильяс Хаҗиев – КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты, «Татар-информ» хәбәрчесе. Җәмил Шәрәфетдинов Шәриф Камалның әсәрен төрек теленә тәрҗемә итеп, җиңүче булды. Ул КФУның телевидение юнәлешендә белем ала. «Түбән Камада төрек лицеенда укыдым. Шунлыктан, төрек телен яхшы беләм. Журналистика өлкәсендә эшләргә телим», - диде ул.

Әлеге премиядә җиңүчеләрнең берсе Әмир Фәрхуллинның өченче буын туганы Рузил Газизов Әмирнең 11нче сыйныфта укуын, иҗади гаиләдән булуын әйтте. «Апасы да, үзе дә язучылык белән кызыксыналар. Бүген килә алмадылар, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыралар. Буыннан-буынга килгән сәләтне дәвам итәләр. Бик күп бәйгеләрдән катнашалар, җиңәләр. Бөтен нәселебез белән горурланабыз!» – диде ул.

Шәриф Камал премиясе таныклыгына түбәндәгеләр ия булды: Ландыш Гобәйдуллина, Ильнара Нотфуллина, Айзилә Галиева, Айназ Галиев, Айзат Гайнетдинов, Финзия Әсхәдуллина, Азалия Сабитова, Ләйсән Мусина, Рәйсә Абдуллина, Гөлинә Фәрхуллина, Миләүшә Гафурова, Ихтыяр Кыямов, Энҗе Фарсиева, Алсу Әхмәтвәлиева, Алинә Салихова, Лиана Шакирова, Динә Сабирҗанова, Зилә Газизова, Амил Нуруллин, Эльвина Мөхәммәдиева.

  • Шәриф Камал Әдәби премиясе 2020 елда Мәдәният министрлыгы һәм Милли музей тарафыннан оештырылган. Әдәби премиягә дәгъва итүчеләр арасында бәйгегә 14-30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләрнең эшләре кабул ителде. Быел яшь тәрҗемәчеләргә Шәриф Камалның «Ике яхшы» хикәясен инглиз, алман яки төрек теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим ителгән булган. Конкурска Казан, Актаныш, Мәскәү, Истанбул мәктәпләре һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләрнең тәрҗемәләре кабул ителгән.
  • Хикәя һәм повесть язучылар арасында бәйгедә ел саен катнашучылар да, көчләрен беренче тапкыр сынаучылар да бар. Эшләрне бәяләүче язучылар һәм галимнәр Шәриф Камал прозасы традицияләрен дәвам иткән әсәрләргә аеруча игътибар белән карый. Татар әдәбияты классигы кеше кичерешләрен аеруча зур осталык белән сурәтләргә, импрессионистик алымнар кулланырга яраткан. Яшь каләмнәр арасында да бу сыйфатларга туры килгән авторлар бар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100