Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Saria Bio Industries компаниясе “Алабуга” МИЗ резиденты булырга өметләнә
Республика җитәкчелеге бу проектка һәр яклап ярдәм итәргә әзер
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Saria Bio Industries компаниясе “Алабуга” МИЗ резиденты булырга өметләнә. Бу хакта компания вәкилләре бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда җиткерде.
Saria Bio Industries - Saria концернына караган предприятие, ул азык максатында кулланылмый торган органик чималны эшкәртеп, сөяк оны алу буенча махсуслашкан. Бүгенге көндә компаниянең Алмания, Франция, Польша, Австрия, Чехия, Испаниядә 4 дистәдән артык органик чимал эшкәртү заводы эшләп килә. 2008 елда Беларусьта да аның тагын бер заводы ачылган иде.
Бүгенге очрашу барышында компания вәкилләре Рөстәм Миңнехановка “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә терлек мае һәм сөяк оны җитештерү буенча төзеләчәк завод проектын презентацияләде. Аннан аңлашылганча, заводка чимал Идел буе федераль округы төбәкләреннән китереләчәк. Проект буенча, биредә елына 70 мең тоннага якын чимал эшкәртеп, 17,5 мең тонна сөяк оны, 7 мең тоннадан артык терлек мае җитештерергә уйлыйлар. Яңа производство 90 нан артык яңа эш урыны белән тәэмин итәчәк. ТР Президенты белдерүенчә, республика җитәкчелеге бу проектка һәр яклап ярдәм итәргә әзер. Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләренә “Алабуга” МИЗ резиденты статусын алу өчен рәсми заявка әзерләп җибәрергә тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз