Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саргылана Брызгалова: Россиядәге һәр тел мәктәп фәне булырга лаеклы
Россиянең төп халыклары сөйләшә торган һәр тел уку фәне булырга лаек. Бу хакта Туган телләр федераль институты директоры Саргылана Брызгалова сөйләде, дип хәбәр итә «Радио 1».
Белгеч сүзләренчә, илдә 155 тел исәпләнә һәм аларның яртысыннан күбрәге – 76сы – мәктәпләрдә укытыла инде. Өйрәнелә торган телләр саны елдан-ел арта. Аларны мәктәп дисциплинасы буларак кына түгел, ә дәрестән тыш та, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында да үзләштерәләр.
Роспотребнадзор таләпләре нигезендә беренче сыйныф укучыларының атналык йөкләнешенә төзәтмәләр кертүгә карамастан, программа саклана, диде Брызгалова.
Россия территориясендә 150 елдан артык яшәгән халыкларның телләре мәктәптә укытуга тулы хокуклы, дип өстәде ул.
Шулай ук белгеч, бүген гаиләләрдә туган телдә сөйләшү кими дип белдерә. Статистика һәм тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп балалар мәктәпкә телне белмичә килә. Шул ук вакытта әти-әниләр туган телне өйрәнүгә гариза язганда, еш кына үзләре дә ул телдә сөйләшми һәм балалары бу бушлыкны тутырыр дип өметләнә.
Брызгалова фикеренчә, бу телнең мәдәни мирас өлеше һәм мәдәниятне тапшыру коралы буларак әһәмиятен аңлау белән аңлатыла. Тел белән бергә халыкның дөньяны уникаль кабул итүе юкка чыгарга мөмкин, шуңа күрә күптеллелек һәм мәдәни төрлелек – сакларга кирәк булган байлык, дип ышана ул. Мондый модель дөньяның бер генә илендә дә юк, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз