news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрдәр Тагировский Әлмәт театрында булачак премьера турында: Безнең өчен эксперимент

Сәрдәр Тагировский Әлмәт театрында булачак премьера турында: Безнең өчен эксперимент
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Әлмәт театры бу сезонда берничә премьера тәкъдим итәчәк, шул исәптән иммерсив спектакль дә көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева 1 декабрьдә театр бинасы буйлап иммерсив спектакль куелачагын әйтте. «Безнең бина театр бинасы буларак төзелмәгән, ул 1960нчы елда нефтьчеләрнең техника йорты буларак сафка бастырылган. Анда мәдәният, сәнгать һәрвакыт кайнап торды. Шәһәр халкы ул бинаны театр бинасы дип белә, ә аның тарихы бар. Бина язмышы – ил тарихы», – дип сөйләде ул.

Театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировский сүзләренчә, бу спектакль театрның юбилей елы белән бәйле. «Тамашачыны яңа кызыклы формалар, эксперимент көтә. Театрны башка күзлектән күрсәтәсе килә, театр бинасы буйлап сәяхәт ясарга телибез. Спектакль безнең өчен дә бик кызыклы эксперимент булачак», – диде ул.

Театр җитәкчелеге сүзләренчә, 20 декабрьдә балалар өчен спектакль чыгачак. Киләсе елда Илгиз Зәйниевнең «Җиләкле җәй» комедиясе көтелә. Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» әсәре буенча 12-13 декабрьдә премьера көтелә, тик спектакль башка исем белән чыгачак. Әлегә эш исеме «Сансыз», диде театр директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100