news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрдәр Тагировский Әлмәт театрында баш режиссер булып эшли башлады

Сәрдәр Тагировский Әлмәт театрында баш режиссер булып эшли башлады
фото: Рәмис Нәҗмиев

Сәрдәр Тагировский Әлмәт театрының баш режиссеры вазифаларына кереште – театр белән режиссер арасында контракт имзаланган.

«Беренче эшебез театр бинасының тарихын ачкан иммерсив спектакль булыр дип уйлыйбыз. Бинаның рәсми язылган тарихы юк. Әмма без моңа катнашы булган кешеләр белән аралашып шул тарихны казып чыгармакчы булабыз», диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул театрның әлеге проект буенча драматург Равил Сабыр белән эшли башлаячагын әйтте.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева белән яңа баш режиссер Сәрдәр Тагировский кичә Алабуга мәдәни-агарту училищесының театр бүлеге чыгарылышының дипломы спектаклен, ә кич белән Минзәлә театрында Равил Сабырның «Син генә җитмәгән идең» комедиясен карады.

«Без инициативалы, талантлы яшьләрне һәрвакыт Татарстанда көтәбез», – дигән иде Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова Сәрдәрнең Татарстанда эшләячәген хәбәр иткәндә.

  • Сардар Тагировский — Венгриядә яшәгән татар режиссеры. Чын исеме — Абдуллин Сардар Таһир улы. Тинчурин театрында ике спектакль чыгарды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100