news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарайлыда Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча ярышлар үтте

Ярышларда 10 командадан 57 укучы – 34 егет һәм 23 кыз катнашты.

(Сарман, 16 апрель, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы Сарайлы авылында Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча XI шәхси-команда  ярышлар үтте, дип яза район газетасы.

Аларда 10 командадан 57 укучы – 34 егет һәм 23 кыз катнашты. Аның төп максатлары – яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту һәм гер спортын популярлаштыру.

Ярышларның төп хөкемдары һәм аларны оештыручы Нәркиз Мөхәммәтов булды. Ярышларга хәзерлек һәм аларны үткәрүне җитәкчелек яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot