Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саратовтагы милли ифтар «Безнең мирас – бердәмлек» дигән темага уздырылган
Саратовта милли ифтар узган. Ул «Безнең мирас – бердәмлек» дигән темага уздырылган. Авыз ачу мәҗлесендә 550 кардәшебез катнашкан. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.
Саратов өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе мөфти Рәсим Хуҗаәхмәтов милли мәҗлесне ачып, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең котлау һәм нәсыйхәт сүзләрен ирештергән. Чараның шәрәфле кунагы Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Саратовның татар мөселман җәмәгатьчелегенең күренекле эшлеклеләрен бүләкләгән. Саратовка беренче тапкыр килүенә карамастан, бу көнне Васил Шәйхразыев ифтарга кадәр Җәмигъ мәчете, татар балалар бакчасы, татар мәктәбе белән танышырга өлгергән.
Кичә барышында җирле татар милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Камил Аблязов, өлкәнең эчке сәясәт министры урынбасары Тимофей Лещенко һәм Идел буе мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти Мөкаддәс Бибарсов чыгыш ясаганнар. Ифтар мәҗлесе татар гимназиясе укучыларының чыгышы, өлкәдәге татар авыллары турында фильмнар күрсәтү белән үрелеп барган. Алар Саратов өлкәсе татар авыллары халкының тормышы, хәзерге эшчәнлеге, милли иҗаты һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү турында булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз