news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта яңа мәчеткә нигез ташы салыначак

Саратов өлкәсе ислам комплексында мөфти Мөкәддәс хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә җыелыш узды. Анда Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы уңаеннан Саратовның Идел районында яңа мәчет төзелеше турында сөйләштеләр.

Хәзер участокта әзерлек эшләре һәм акча җыю алып барыла. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Җыелыш барышында 2022 елның 1 октябрендә яңа шәһәр мәчете төзү өчен таш салу тантанасы булачагы турында карар кабул ителде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда мәчетләр җитмәү сәбәпле, Саратов мөселманнары шәһәрнең Җәмигъ мәчете янындагы территориядә һәм урамда намаз укырга мәҗбүр. Өстәвенә, бу теләсә нинди һава торышында шулай була. Дин тотучылар яңгыр, кар яуганда һәм салкында да шунда намаз укырга мәҗбүр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100