news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта яңа хәләл ресторан ачылды

Ул шәһәрдә үз инициативасы белән Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә сертификация узган бердәнбер ресторан.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Саратовта яңа хәләл ресторан эшли башлады. Ул «Хәләл» стандарты буенча сертификация узган. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ресторан 8 мартта рәсми төстә ачылган. Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддас-хәзрәт Бибарсов, аның урынбасарлары, Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Иҗтимагый советы президиумы әгъзасы Сәлман-хаҗи Мосаев һ.б. катнашкан.

Бу ресторанда барлык азык-төлекнең дә ислам нормаларына туры килүе тикшерелгән. Яшь бизнесменнарга сертификатны Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитет җитәкчесе Рифат хаҗи Давыдов тапшырды.

Ул шәһәрдә үз инициативасы белән Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә сертификация узган бердәнбер ресторан.

Ачылыш чарасында катнашучылар ризыклардан авыз итеп карады һәм аларның югары сыйфатлы булуын бәяләде. Алар ресторан хуҗаларына эшләренә җаваплы караулары өчен рәхмәт әйттеләр һәм эшләренең алга баруын теләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100