Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратовта хәйрия акциясенең беренче өлеше тәмамланган
Шушы көннәрдә Саратов шәһәрендә «Рамазан кәрҗине» хәйрия акциясенең беренче өлеше тәмамланды. Гадәттәгечә ул Изге айда башлана һәм битараф булмаган кешеләр акчасына тормышка ашырыла. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
«Рамазан кәрзине» акциясе һәр елны үткәрелә. Җыелган акчаларга иң кирәкле азык - төлек сатып алына, аннары алар күп балалы гаиләләр, тол аналар, инвалидлар, ялгыз пенсионерлар яши торган адреслар буенча таратыла», – дип хәбәр итте Саратов өлкәсенең Диния нәзарәте каршындагы «Рамазан-2022» дип атала торган махсус комиссия рәисе Фәнил хәзрәт Бибарсов.
Рамазан аеның өченче декадасында дөге, он, токмач, көнбагыш мае, тушенка, чәй, шикәр, кәнфит, печенье, хөрмә җимеше сатып алынды. Саратов Җәмигъ мәчете имамнары волонтерлар белән бергә җыелмалар тутырды һәм аларны мохтаҗларга таратты, диелә хәбәрдә.
«Акциянең беренче этабында 250 азык-төлек җыелмасы таратылды. Әлеге кампания Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Закәт комиссиясе бүлеп биргән акчалар һәм «Рамазан кәрзине» акциясенә үз өлешен керткән хәйриячеләр ярдәме белән тормышка ашырыла. Быел азык - төлек тутырылган бер җыелманың бәясе 1700 сум иде», – дип хәбәр иттеләр «Рамазан-2022» махсус комиссиясендә.
Инде тиздән хәйрия акциясенең икенче өлеше старт ала. Анда иң кирәкле азык-төлек сатып алыначак һәм яңа җыелмалар тупланачак. Имамнар һәм волонтерлар аларны авыр хәлдә калган гражданнарның өйләренә илтәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз