news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта төзәтү колониясендә мөселманнар өчен намаз бүлмәсе ачылды

Саратов өлкәсендә Россиянең Җәзаларны үтәүнең федераль хезмәте (УФСИН) оешмаларында хөкем ителгән мөселманнар өчен тагын бер намаз бүлмәсе ачылды. Гыйбадәт бүлмәсе 15 апрельдә 3 нче төзәтү колониясендә ачылды. Бүлмә мәйданы 20 квадрат метр. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Гыйбадәт бүлмәсе хөкем ителүчеләр үтенече буенча ачылган, бу инициативаны УФСИН хуплаган.

Мөфти урынбасары УФСИН җитәкчелегенә ислам дине вәкилләренә булган игътибары өчен рәхмәт әйтте һәм намаз бүлмәсенә Изге Коръән һәм башка дини китаплар бүләк итте.

Ильяс хәзрәт сүзләренчә, №3 җәза үтәтү участогындагы мөселманнар белән имам очрашу да уздырачак.

2024 елның сентябрендә Саратовта №2 җәза үтәтү участогында шушындый гыйбадәт бүлмәсе ачылган иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100