news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратовта татар яшьләре ифтарлар оештыра

Саратов өлкәсенең "Сарытау" яшьләр татар оешмасы өчен изге Рамазан аенда ифтарлар уздыру традициягә әверелгән.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Саратовта татар яшьләре ифтарлар оештыра. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Саратов өлкәсенең "Сарытау" яшьләр татар оешмасы өчен изге Рамазан аенда ифтарлар уздыру күркәм традициягә әверелгән", диелгән әлеге хәбәрдә.

26 майда Татар утарында иллегә якын кеше җыелган. Ифтар Коръән-Кәрим сүрәләре уку белән башланган. Аннары яшьләр Рәшит хәзрәт вәгазьләрен тыңлаган.

Соңыннан ифтарга җыелганнар табыны янына узып, милли ризыклар белән авыз ачкан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot